Уфада 10 яшьлек кыз Зәки Вәлиди урамындагы рәсми рөхсәт ителмәгән таудан шуганда имгәнгән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
"Шушы хәл булган участокта шуарга ярамавы турында аншлаглар урнаштырылган. Кыз анда әти-әнисе белән булган,-дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
Әти-әниләр, рәсми рөхсәт булмаган урыннарда, тау битләүләрендә, чокырлар һәм урыннарда тюбинг, чана, ледянкаларда шуу еш кына күңелсез, ә кайвакыт бәхетсезлек белән тәмамлана.
Автор фотосы.