Яңа ел төнендә Республика балалар клиник дәваханәсе балалар травмпунктына дүрт баланы китергәннәр. Аларның икесе тюбингта шуганда имгәнгән, берсе баскычта таеп киткән. Табиблар аның бот сөягенең ябык сынуын ачыклаган.
Тагын бер пациент – 11 яшьлек кыз яңа елның беренче төнендә петарда шартлаудан җитди зыян күргән булды. Республика балалар клиник дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә аны нейрохирург, оториноларинголог, теш казнасы-йөз хирургы һәм педиатр караган. Кызны Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына дәваланырга юллаганнар.
Бәйрәм көннәрендә сак, игътибарлы булыгыз, дуслар. Бигрәк тә фейрверклар, петардалар аттырган урыннардан ераграк торыгыз. Бәйрәм кәефен җибәрмәс өчен үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
Автор фотосы.