+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 гыйнвар 2025, 19:40

Бер минутлык шатлык гомерлек үкенечкә әйләнмәсен!

Бер урынлык “ватрушка”га берничә баланы утыртмагыз.

Бер минутлык шатлык гомерлек үкенечкә әйләнмәсен!Бер минутлык шатлык гомерлек үкенечкә әйләнмәсен!
Бер минутлык шатлык гомерлек үкенечкә әйләнмәсен!

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе белгечләре тюбингта тау шуганда сак булырга кирәклеге турында кисәтә.

Тюбингта шуганда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Трамплиннардан, тау битенең бозланган яки карсыз урыннарыннан төшәргә;

басып, тезләнеп яисә ятып шуарга, шулай ук хәрәкәт иткәндә тюбингтан төшәргә тырышырга;

кинәт йөгереп килеп, тюбингка сикерергә һәм таудан төшәргә;

тюбингны кар машинасына, автомобильгә һәм башка транспорт чараларына бәйләргә;

бер урынлык “ватрушка”га берничә кеше утырырга;

 берничә тюбингны үзара бәйләргә;

өлкәннәргә тюбингта исерек хәлдә шуарга.

Балаларыгызга таудан шуганда үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатырга, аның шууын контрольдә тотарга, таудан төшкәндә чиратны һәм дистанцияне сакларга кирәклеген аңлатыгыз. Тюбингта шуган чакта алган бер минутлык шатлыкның гомерлек үкенечкә әйләнү куркынычы бик тә зур. 

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас