Традиция буенча Яңа ел өстәлендә төрле салатлар, шул исәптән майонез белән ясалганнары да урын ала. Бу ризыкларның саклану вакыты чикләнгән. Агуланмас һәм бәйрәмне бозмас өчен моны истә тотарга кирәк, дип белдерделәр Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә.
Бигрәк тә майонез яки башка соуслар белән әзерләнгән салатлар, дөрес сакланмаган очракта, куркыныч микроблар чыганагы булырга мөмкин. Гадәттә, салатларда төрле яраклылык срогы булган азык-төлек була, шуңа күрә аларны дөрес саклау агулануны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Гомум кагыйдә –майонез, соус белән болгатылмаган салатлар озаграк саклана. Әйтик, чи яисә пешкән яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит һәм какланган ризыклар, винегрет салаты заправка белән буталмаган очракта – 18 сәгать, ә буталганы нибары 12 сәгать саклана. Диңгез продуктлары салатлары иртәрәк бозыла, нибары 12 сәгать саклана. Ә маринадланган һәм тозланган яшелчәләрдән ясалган салатлар аларны әзерләгәннән соң 36 сәгать эчендә ашарга яраклы булачак.
Салатларны суыткычта сакларга кирәк. Тиз бозыла торган ризыкларны өстәлдә 3 сәгатьтән артык тотарга киңәш ителми.
Автор фотосы.