+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 Января 2025, 10:35

Биш көн эчендә – 12 очрак

Боз тауларында балаларыгызга күз-колак булыгыз!

Биш көн эчендә – 12 очракБиш көн эчендә – 12 очрак
Биш көн эчендә – 12 очрак

Башкортстанда узган елның 28 декабреннән агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр боз тауларында балалар белән 12 имгәнү очрагы булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство белгечләре республика халкын сак булырга һәм боз тауларында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Исегездә тотыгыз:

боз тауларына баскычтан гына менегез;

таудан түбән төшеп киткән кеше артыннан шунда ук шуарга ашыкмагыз;

 түбәндә тукталып тормагыз, тизрәк читкә китегез;

таудан ятып, баш белән алга таба төшмәгез;

боз сукмагыннан йөгереп чыкмагыз;

таудан чана, ватрушка, ледянка белән шуганда, аларның зур тизлек җыярга сәләтле булуын исегездә тотыгыз.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас