+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 гыйнвар 2025, 05:20

Тюбингта агачка килеп бәрелгән...

Тау шуганда бәлагә тарыган баланы дәваханәгә салганнар.

Тюбингта агачка килеп бәрелгән...Тюбингта агачка килеп бәрелгән...
Тюбингта агачка килеп бәрелгән...

Белорет шәһәрендә бала таудан тюбингта төшкәндә баганага килеп бәрелгән. Әлеге хәл 1 гыйнвар кичендә Белорет шәһәренең “Металлург” стадионы территориясендә булган.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы Белорет дәваханәсенә баш мие селкенүе диагнозы белән салган.

Соңрак район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Уфа районында яшәүче 2016 елгы малай әти-әнисе белән Белоретка кунакка килгән була.

Билгеле булуынча, “Металлург” стадионы территориясендә тау битләреннән тюбингларда шуу тыелган, тиешле искәртүләр язып куелган. Бу таудан шуучылар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә, спортчылар өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Рөхсәт ителмәгән урыннарда шумагыз, игътибарлы булыгыз, дуслар!

 

Фото: Белорет районы хакимияте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас