+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 гыйнвар 2025, 02:35

Өй түбәсен кардан чистартмакчы булган да соң...

Бәхеткә, коткаручылар ярдәмгә килгән.

Өй түбәсен кардан чистартмакчы булган да соң...Өй түбәсен кардан чистартмакчы булган да соң...
Өй түбәсен кардан чистартмакчы булган да соң...

Соңгы көннәрдә кар явуы шактый мәшәкатьләр тудырды. Әйтик, кичә коткаручылар авыр хәлдә калган хатынга ярдәм иткәннәр. Дүртөйле районының Әнгәсәк авылында бер хатын өй түбәсен кардан чистартмакчы  булган. Ләкин чистартылган түбә шулкадәр тайгак булган, хуҗа хатын баскыч куелган өй кыегына кадәр берничек тә барып җитә алмаган.

Бәхеткә, телефоны янында булган күрәсең, 112 номерына шалтыраткан. Аңа ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен җибәргәннәр.  Барысы да яхшы тәмамланды, дип хәбәр итә коткаручылар.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас