+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 гыйнвар 2025, 07:55

Бала башка сукмак буйлап киткән

Тауга сәфәргә чыккан гаилә бу көнне әле бик озак оныта алмас...

Бала башка сукмак буйлап киткәнБала башка сукмак буйлап киткән
Бала башка сукмак буйлап киткән

Кичә Белорет районында 3-я Малиновая тавыннан төшкәндә 16 яшьлек үсмер югалган. Малайның әтисе әйтүенчә, таудан төшкәннән соң, ул өлкәннәрне көтеп тормаган һәм дөрес булмаган сукмакка борылып, алга киткән.

Үсмерне эзләүдә ярдәмгә Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыккан. Бәхеткә, беркадәр вакыттан соң яшь турист Отнурок авылына бара торган сукмакка үзе килеп чыккан. Бала белән барысы да яхшы, медицина ярдәме кирәк булмаган.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга туристлык походларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртегез. Төркемнән бервакытта да ерак китәргә ярамый, бу фаҗигагә китерергә мөмкин! Балаларыгызны саклагыз һәм аларны караучысыз калдырмагыз!” – дип кисәтә ведомство белгечләре.

 

Фото:Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас