+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 гыйнвар 2025, 11:15

Таудан шуу рәхәт тә, куркыныч та!

Чанадан аермалы буларак, тюбинг таудан төшкәндә зур тизлек җыя, хәтта үз күчәре тирәсендә бөтерелеп әйләнә.

Таудан шуу рәхәт тә, куркыныч та!Таудан шуу рәхәт тә, куркыныч та!
Таудан шуу рәхәт тә, куркыныч та!

 Бу шуучыга көчле хисләр, адреналин бирә. Ләкин шул чакта алган бер минутлык шатлыкның гомерлек үкенечкә әйләнү куркынычы бик зур. 

Тюбингта шуганда нәрсәләр эшләргә ярамый?

Тюбингта рәсми рөхсәт ителмәгән урыннардан, трамплиннардан, тау битенең бозланган яки карсыз урыннарыннан шумагыз.

Басып, тезләнеп яисә ятып шуарга, шулай ук хәрәкәт вакытында тюбингтан сикереп төшәргә ярамый.

Кар машинасына, автомобильгә яисә башка транспорт чараларына бәйләнгән тюбигта җилдерү еш кына фаҗигале тәмамлана.

Бер урынлык “ватрушка”га берничә кеше утырырмагыз.

 Берничә тюбингны үзара бәйләгән килеш, “паравоз” ясап шууы да хәвефле.

Тюбингта исерек килеш шумагыз!

Фото: Башинформ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас