+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 гыйнвар 2025, 13:25

Бурдан кала, уттан калмый!

Башкортстанда агымдагы ел башыннан 102 янгын теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган.

Бурдан кала, уттан калмый!Бурдан кала, уттан калмый!
Бурдан кала, уттан калмый!

Башкортстанда агымдагы ел башыннан 102 янгын теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Белорет, Белокатай, Гафури, Дуван, Караидел һәм Уфа районнарында янгын вакытында кешеләр һәлак булды", — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын чыгуның төп сәбәбе һәрвакыттагыча кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, шул исәптән өйдә тәмәке тартканда һәм электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.
Кичә Гафури районынвң Котлугуҗа авылында янгында 47 яшьлек ир кеше һәлак булган. Аның гәүдәсен янган бүрәнә йортның хәрәбәләре астында тапканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, мондый янгыннар еш кына электрүткәргечләрнең төзек булмавы, яки мич һәм ут белән дөрес
файдаланмау аркасында килеп чыга. Янгын сүндерүчеләр чыбыкларның һәм төтен юлларының торышын тикшерергә, мичләрне һәм кабызылган электр җиһазларын караучысыз калдырмаска киңәш итә.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас