+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 гыйнвар 2025, 06:00

Бәйрәм кәефен җибәрмик!

Балаларга беркайчан да петарда очырырга рөхсәт итмәгез.

Бәйрәм кәефен җибәрмик!Бәйрәм кәефен җибәрмик!
Бәйрәм кәефен җибәрмик!

Пешү, җәрәхәтләр алу, ампутация... Яңа ел бәйрәмнәренең мондый нәтиҗәләре турында уйлыйсы килми, әмма пиротехника куллану кагыйдә­ләрен бозу аркасында алар булгалый. Еш кына “бомбочкалар”дан һәм фейерверклардан балалар зыян күрә. Безнең бурыч – аларны зыян күрүдән саклау һәм пиротехника белән ничек эш итәргә кирәклеге турында дөрес үрнәк күрсәтү.

Беренчедән, балаларга беркайчан да петарда очырырга рөхсәт итмәгез. Икенчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Өченчедән, фейерверкларны йортларга һәм кешеләргә якын җирдә очырмагыз, ачык мәйданчыклар эзләгез. Пиротехника өстенә иелмәгез, ул эшләмәсә, аны сүтә күрмәгез.

– Пиротехника сатып алганда төргәкнең яраклылык вакытын һәм торышын тикшерергә, шулай ук, анда урыс телендә җентекле аңлатма булуына инанырга кирәк, – дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре. – Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Аны җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан читтә һәм туры кояш нурлары төшмәгән урында саклау зарур.

Фото: МЧС по РБ
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас