Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә метапневмовирус фонында ил мәктәпләрендә чикләүләр турындагы хәлне шәрехләделәр. Шунысы билгеле, әлегә чикләүләр кертелмәячәк.
Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Русия мәгариф системасы штат режимында эшләвен дәвам итә, һәм хәзерге вакытта мәктәпләрдә чикләүләр кертү планлаштырылмый.
Элегрәк Башкортстанның “Роспотребнадзор”ы Яңа ел бәйрәмнәрендә грипп таралуы турында кисәткән иде.
Билгеле булуынча, әлеге метапневмовирус гыйнвар башында Кытайда тарала башлаган иде.
Автор фотосы.