+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Января 2025, 07:05

Күгәрченнең канатларын һәм койрыгын кискәннәр

Мондый вәхшилеккә кемнең кулы барган?

Күгәрченнең канатларын һәм койрыгын кискәннәрКүгәрченнең канатларын һәм койрыгын кискәннәр
Күгәрченнең канатларын һәм койрыгын кискәннәр

Салаватта кайсыдыр бәгырьсезе шәһәр урамындагы күгәрченне тотып алып, канатларын һәм койрыгын кискән.

Кичә кич урамда яралы күгәрченне тапканнар. Бер бәгырьсезе бахыр кошның канатларын һәм койрыгын кискән.

Коточкыч хәлгә тарыган кошкайны Ирина исемле ирекмән үзенә сыендырган, ул инде йөзләгән канатлы дусларыбызга ярдәм иткән. Аларның кайберләре инвалид булып калган һәм хәзер алар Ирина тәрбиясендә.

Дөрес дәвалаган очракта күгәрченнең койрыгы ике айда тернәкләнәчәк, ә менә канатларын тернәкләндерүгә бер ел тирәсе вакыт китәчәк.

Әти-әниләр, балаларыгызга табигатьне саклау, кошларны, җәнлекләрне рәнҗетергә ярамавы турында ешрак сөйләгез. Кошларны, җәнлекләрне яраткан балалардан нечкә күңелле, яхшы кешеләр үсә. Бу хакта онытмагыз!

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас