Яшьләрнең тюбингны автомобильгә бәйләп күңел ачулары билгеле. Ниндидер мизгелдә машина кинәт туктый һәм “ватрушка”дагы пассажир автомобиль астына эләгеп һәлак булаган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
"Чираттагы тапкыр автомобильләргә бәйләнгән “ватрушка” һәм чаналарда шууның куркыныч булуын искәртәм. Бу гомер һәм сәламәтлек өчен җитди куркыныч кына түгел, ә штрафлар алу ихтималы да. Исегездә тотыгыз, кеше үлеменә китергән гамәлләр машина йөртүче өчен җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин", - дип белдерде муниципалитет җитәкчесе.
Әти-әниләр, зур тизлек җыйган “ватрушка”, тюбинг белән идарә итеп, аны кирәк вакытта туктатып булмый. Аларны бигрәк тә транспорт чаралары артына тагып шуу зур куркыныч тудыра. Сак булыгыз!
Фото: bashinform.ru