Башкортстанда узган елда котыру авыруыннан прививка ясатуны сорап 9,9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 6196сы – эт тешләгәннән соң, дип хәбәр итә төбәк буенча “Роспотребнадзор”.
Котыру авыруы — баш һәм арка миенең авыр прогрессив зарарлануы үсеше белән уза торган вирус инфекциясе, дип искә төшерделәр ведомство белгечләре. Авыру хайван белән элемтәдә булган кешеләргә авырудан котылуның бердәнбер юлы — вакцина курсын катгый схема буенча тулысынча узу.
Әгәр даими рәвештә йорттагы хайваннарга прививка ясатсаң, йоктыру куркынычын киметергә мөмкин. Моны дәүләт ветеринария клиникаларында бушлай эшләтергә мөмкин.
Шунысы да билгеле, Башкортстанда сукбай этләр проблемасы буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр санының шактый артуы күзәтелә.
Фото: bashinform.ru