+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 гыйнвар 2025, 11:10

Баласын ачка интектергән...

Башкортстанда яшәүче ананы 13 яшьлек улына рәхимсез булуда гаеплиләр.

Баласын ачка интектергән...Баласын ачка интектергән...
Баласын ачка интектергән...

Башкортстанда яшәүче хатынны 13 яшьлек улына рәхимсез мөнәсәбәттә булуы өчен гаеплиләр. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын "балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү, аңа карата рәхимсез мөнәсәбәттә булу" мәддәсе буенча суд каршына басачак.

Билгеле булуынча, ана кеше 13 яшьлек улын тәрбияләү һәм карау белән шөгыльләнмәгән, ашатмаган һәм сезонлы кием белән тәэмин итмәгән. Өстәвенә тагын, вакытында дәвалау чараларын күрмәве аркасында, балада тире авыруы көчәйгән.

Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Баланы картәнисе тәрбиясенә тапшырганнар. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган.

Фото: .mk.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас