Мәләвездә туган 1987 елгы Рөстәм Иткуловны суд приставлары эзли. Ир үзенең балигъ булмаган баласына бурычлы — 1 миллион сумнан артык алименты җыелган. Русиянең Башкортстан буенча ГУФССП матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ваемсыз әти үз вазыйфаларын үтәмичә, республикадан читтә качып йөри. Аны эзләүгә игълан иткәннәр.
"Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәгә ия булганнарның барысына да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә 8 (347) 273-56-40; 8 (922) 679-24-09 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз “, — дип мөрәҗәгать итәләр ведомствода.
Фото:ГУФССП России по РБ