+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
16 Января 2025, 06:40

Баланың бармагын тешләгән

Котырган төлке көпә-көндез авыл урамында йөргән.

Баланың бармагын тешләгәнБаланың бармагын тешләгән
Баланың бармагын тешләгән

Амур өлкәсенең Поздеевка авылында котырган төлке бер баланы тешләгән. Бу хакта төбәк ветеринария идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

"Авыру аркасында кешеләрдән курыкмый башлаган төлке авыл урамы буйлап "йөрергә чыккан". Башта ул узып баручы кызга һөҗүм иткән һәм аның бармагын тешләгән. Аннары үтеп баручы бер иргә ташланырга тырышып караган. Биредә яшәүче кеше агрессив хайванны үтергән һәм бу хакта Амур ветеринария идарәсенә хәбәр иткән", - дип белдерәләр ведомствода.

Табиблар балага кирәкле прививкалар ясаган. Төлкенең котыру авыруы барлыгын ветеринарлар да раслаган. Поздеевка авылында карантин кертелгән. Моннан тыш, Амур өлкәсенең хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау , контрольдә тоту һәм файдалануны җайга салу бүлеге башлыгы Павел Диких ведомствоның аучылык белгечләре, аларның санын җайга салу өчен, төлкеләрне атачаклар, дип хәбәр итә. Хайван түшкәләрен котыру авыруын раслау өчен лабораториягә тапшырачаклар.

Безнең төбәкләрдә дә төлкеләр еш күренә. Сак булыгыз!

 

Фото: ТАСС/Иван Губский

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас