Зыян күрүче 17 яшьлек үсмерне ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник дәваханәсенә санавиация белән китергәннәр, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
“Республика балалар клиник дәваханәсенә китерү белән кичекмәстән пацентның баш миенә КТ үткәрелде. Хирургия операциясе кирәклеге билгеләнде. Нейрохирурглар баш миенә катлаулы һәм озак операция ясады", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, бу коточкыч хәл 13 гыйнвар кичендә Бишбүләк районының Каменка авылында булган. Үсмер атудан туктаган фейерверкка иелә һәм залп аның маңгаена эләгә.
Фото:Республика балалар клиник дәваханәсе, VK