+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 Января 2025, 05:15

Дөньяңдагы иң зур бәхет шулдыр ул!

Тагын бер фигуралы шуучыбыз әни булырга әзерләнә.

Дөньяңдагы иң зур бәхет шулдыр ул!Дөньяңдагы иң зур бәхет шулдыр ул!
Дөньяңдагы иң зур бәхет шулдыр ул!

Русиянең фигуралы шуучысы, Пекиндагы 2022 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Александра Трусова беренче тапкыр әни булырга әзерләнә. Бу хакта "Спорт-Экспресс" басмасы хәбәр итә. Чыганак хәбәр итүенчә, Александра йөкле булу сәбәпле, боз шоуларында катнашу форматын үзгәрткән.

Узган елның августында Трусова фигуралы шуу буенча Русия вице-чемпионы Макар Игнатовка кияүгә чыкты һәм фамилиясен алыштырды.

Трусова Пекиндагы 2022 елгы Олимпиаданың көмеш призеры, шулай ук Стокгольмдагы 2021 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры. 20 яшьлек фигуралы шуучының копилкасында Европа чемпионатларының көмеш һәм бронза медальләре дә бар.

 

Фото: Александр Вильф/РИА Новости

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас