Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 гыйнвар , 21:35

Миллион сумга якын акчасы җилгә очасы иде...

Полиция хезмәткәре пенсионерны алданудан саклап калган.

Миллион сумга якын акчасы җилгә очасы иде...
Миллион сумга якын акчасы җилгә очасы иде...

Башкортстанда полиция хезмәткәре пенсионерның миллион сумга якын акчасын саклап калган. Әлеге хәл Стәрлетамак шәһәрендә була.

Сәүдә үзәгендә дежурда торганда полицейский Илмир Хисаметдинов банкомат янында як-ягына каранып, телефоннан сөйләшкән абзыйга игътибар иткән. Өлкән яшьтәге кеше шулкадәр дулкынланган, хәтта картасын терминалга да кертә алмый интеккән. Оперативникның “Нәрсә булды?” дигән соравына мошенниклар йогынтысында булган ир дусты кушуы буенча картадан бөтен акчаларын алырга теләвен әйткән.

Полиция хезмәткәре финанс операцияне башкарырга ярдәм итәргә тәкъдим итә. Пенсионерның исәбендә 800 мең сумнан артык акча барлыгын күргәч, ул абзыйның акчаны аферистларга күчерергә җыенуын аңлап ала. Полицейский таныклыгын күрсәтә һәм пенсионерны банкоматтан читкә алып китә.

Чынлыкта эш болай була: пенсионерга билгесез кеше шалтырата һәм сим-картаның гамәлдә булу килешүен озайтырга тәкъдим итә. Аннары ир дәүләт хезмәтләреннән килгән кодны әйтеп бирә. Шуннан соң аңа яңадан шалтыраттылар. Бу юлы таныш булмаган кеше үзен банкның хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Янәсе дә иргә 840 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгән, шәхси акчаларын саклап калу өчен аңа аларны банкоматта салдырып “хәвефсез исәпкә“ күчерергә кирәк.

Шуннан соң оперативник хезмәттәшләрен чакырта, алар зыян күрүчене дежур частька озата, анда ул гариза яза. Зур күләмдә мошенниклык кылырга омтылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: