Психологлар белдерүенчә, баланы күп еллар күрешмәгән дустыгызны очраткан кебек шатланып каршы алуның әһәмияте бик зур. Сез кибеттән кайттыгызмы, эштәнме яисә командировкаданмы – монысы мөһим түгел.
Кагыйдә буларак, бала сезнең белән уртаклашырга теләгән бар нәрсәне очрашуның беренче минутларында җиткерә. Нәкъ менә шуңа күрә бу вакытны күз уңыннан ычкындырмау мөһим.
Күп кенә ата-аналар интуитив рәвештә өч минут кагыйдәсен үти. Мәсәлән, баланы мәктәптән каршы алганда, алар һәрвакыт аның янына килеп чүгәли, кочаклый, сагынуын әйтә.
Баласының әйтәсе килгәнен тыңлап та тормый, “тиз бул, ашыгам, соңга калам!” дип җилтерәтүчеләр дә аз түгел. Яисә бала янәшә атлый, нидер сөйли, ә әнисе телефоннан аерыла алмый.
Эштән кайткач, барлык игътибарны өч минутка булса да балагызга юнәлтегез. Аның укуы, хәле, кәефе турында сорашырга һәм җавапларын тыңларга берничә минут вакыт җитә.
Автор фотосы.