Стәрлетамак районындагы трассада авариядә 9 яшьлек кызның гомере өзелгән. Республика Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, көндезге сәгать бишләр тирәсендә Стәрлетамак - Красноусол автоюлының 34 чакрымында каршы килгән “Лада Гранта” һәм “Киа Рио” автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Гранта” автомобильнең 9 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән, аның 39 яшьлек әнисе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән. Чит ил машинасында булган тугыз һәм алты яшьлек ике балага да табиблар ярдәме кирәк булган.
Авария очрагы буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыгың Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә:
юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез;
балалар махсус креслода, хәвефсезлек каешы белән каптырылган булсын;
бозлавык вакытында кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сак, игътибарлы булыгыз.
Фото: МЧС по РБ