-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар , 11:10

Һәр балага гаилә җылысы кирәк!

Башкортстанда 10 яшьлек малай өчен әти-әни эзлиләр.

Һәр балага гаилә җылысы кирәк!
Һәр балага гаилә җылысы кирәк!

Һәр сабый әти-әни кочагында үсәргә, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Башкортстанда 10 яшьлек Тимур өчен бала ярата торган гаилә эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.

Үсмер бик тыныч холыклы. Ул изге күңелле, аралашучан һәм тыйнак.

Малай белән шөгыльләнүче үзәк тәрбиячеләре аның өчен борчыла, чөнки ул барыннан да бигрәк гаиләдә яшәргә хыяллана.

Бәлки, сезнең ярдәм белән могҗиза булыр һәм малайның хыялы тормышка ашар, Тимур яраткан гаиләсен табар. Сез аңа бу эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: