Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар , 12:05

"Йорт чаты"на кушыла күрмәгез!

Мошенниклар көн саен бер хәйлә уйлап таба.

"Йорт чаты"на кушыла күрмәгез!
"Йорт чаты"на кушыла күрмәгез!

Мошенниклар “йорт чаты"на кушылу сылтавы белән, кешеләрнең telegram-аккаунтларын кулга төшерә башлаганнар. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, торак йортларның подъездларында билгесез кешеләр QR-кодлы белдерүләр урнаштыра, анда бер йортта яшәүчеләрне чатка керергә чакыралар.

Әмма чынлыкта QR-код телеграм каналдагы фейк сайтына алып бара, анда шәхси мәгълүмат кертергә тәкъдим ителә, шуннан соң киберҗинаятьчеләр кешенең аккаунтын тулысынча үз кулларына алу мөмкинлеге ала.

Элегрәк бер тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләр мошенниклар аркасында 10 миллион сумга якын акча югалткан.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: