Приморье краеның Октябрьский районы Покровка авылыннан икенче сыйныф укучылары көнбагыш төше дип уйлап, күсе агуын ашаганнар. Бу хакта төбәкнең оператив хезмәтләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
"Зыян күрүче балаларның берсе мәктәптә торба артында ниндидер төргәк тапкан. Аның эчендә көнбагыш төшенә охшаган бөртекләр булган. Ул аларны көнбагыш дип уйлап, дусларына татып карарга тәкъдим иткән. Ярый әле укытучылары уяу булган, ул укучыларның нәрсәдер ашаганын күреп алган һәм аларны туктаткан. Аның ярдәмендә балалар вакытында дәваханәгә эләккән", — дип хәбәр итә агентлык әңгәмәдәше.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында ачыклык кертүләренчә, дәваханәгә эләккән балаларның ашказанын шунда ук юганнар. Аларның хәле авыр булмый, укучыларның гомеренә берни дә янамый. Шулай да әлегә биш бала да табиблар күзәтүе астында.
Русия Тикшерү комитетының территориаль идарәсе мәктәп укучылары күсе агуы белән агулаганнан соң, җинаять эше кузгату турында хәбәр итә.
Фото: province.ru