Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар , 12:10

Шәһәр аякка басты...

Кичә төнлә 8 яшьлек кызны эзләделәр.

Шәһәр аякка басты...
Шәһәр аякка басты...

Кичә, 20 гыйнварда, Благовещен шәһәрендә 8 яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр шәһәрне аякка бастырды. Кыз мәктәптән өенә кайтмаган. Укучының туганнары ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать иткән. “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отряды рәисе Григорий Сергеев үзенең телеграм-каналында “Бу быел кичергән тәүге курку хисе”дип язды.

"Шәһәр аякка басты. Йөздән артык кеше эзли. Төбәк волонтерлары эзләү урынына җибәрелә. Федераль инфогруппа да эшкә кушылды. Координатор эзлим. Алга таба команда әзерләргә кирәк. Ике көчле һәм тәҗрибәле координаторны тарткалыйм, һәм аларның берсе әзер булып чыга. Вакытны килешәбез, көндез Мәскәүдән кузгалырга карар кылабыз, ә төнлә урында булачакбыз. Барысын да җыясы калды — кинологлардан алып башка юнәлешләрдәге белгечләргә кадәр. "Стоп“ статусы өчен иң яхшы вакыт. Безнең югалучыбыз төнгә кадәр ахирәтендә утырган”, - дип язган “ЛизаАлерт" җитәкчесе.

Әти-әниләр, балаларыгыз белән элемтәдә булыгыз, мәктәптән турыга өйгә кайту, кайчан һәм кая барачагын һәрвакыт өлкәннәргә әйтеп торуын гадәткә кертегез.

Фото: "ЛизаАлерт" отряды

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: