Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар , 14:35

Урамнан тапкан сыекча эчкән...

Башкала табиблары 13 яшьлек үсмернең гомерен саклап калган. 

Урамнан тапкан сыекча эчкән...
Урамнан тапкан сыекча эчкән...

Табиблар урамда тапкан шешәдән билгесез сыекча эчкән 13 яшьлек үсмернең гомерен саклап калган. Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, пациентны ашыгыч ярдәм машинасында медицина учреждениесенә китергәннәр. Малайның авызы һәм эче авырткан,  яну һәм көчле косу билгеләре булган.

Район дәваханәсендә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, кирәкле тикшеренүләр үткәргәннәр. Аннары үсмерне санавиация белән Республика балалар клиник дәваханәсенә китерергә булалар.

"Баланы Республика балалар клиник дәваханәсенең хирургия бүлегенә салганнар, анда тикшерүләр үткәреп, дәвалау билгеләгәннәр. Хәзер малайны дәваханәдән чыгарырга әзерлиләр, операция ясамау мөмкин булды, - дип язган Айрат Рәхмәтуллин. - Барлык хәвефле сыекчалар һәм матдәләр, шул исәптән көнкүреш өчен кирәкле матдәләр (аш серкәсе, серкә эссенциясе, марганцовка) балалар кулы җитмәслек урында сакланырга тиеш. Ашказаны-эчәк тракты пешү нәтиҗәләре фаҗигале, күп катлауланулар китереп чыгара, хәтта инвалидлыкка китерә”.

 

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: