-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 гыйнвар , 11:15

Сабый 130 магнит шары йоткан

Әле алай гына да түгел...

Сабый 130 магнит шары йоткан
Сабый 130 магнит шары йоткан

Л. М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәге табиблары 130 магнит һәм литий батарея йоткан яшь ярымлык малайны коткаралар. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

"Л. М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгенә ят предметлар йотуда шикләнелгән 1,5 яшьлек малайны китергәннәр. Медицина тикшерүе барышында баланың ашказанында күп күләмдә магнит шарлары һәм батарея барлыгы ачыклаган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый вакытта чит предметларны мөмкин кадәр тизрәк организмнан чыгарырга кирәк”, — диелә ведомство хәбәрендә.

Магнитлар һәм батареялар ашказанында һәм эчәклектә озак вакыт булган очракта, пешүләр, эчке органнарның перфорациясе, некроз һәм кан югалтуга китерергә мөмкин.

Эндоскопия бүлеге мөдире Александр Иноземцев сүзләренчә, бала йоткан магнитлар һәм батарея операция нәтиҗәсендә уңышлы алынган. Хәзерге вакытта малай үзен яхшы хис итә һәм аны амбулатор дәвалануга чыгарганнар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әгәр бала чит предмет йоткан икән, шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәрттеләр. Ярдәм никадәр тизрәк күрсәтелсә, катлаулану куркынычы шулкадәр азрак булачак.

 

Фото: Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: