Башкортстанның Илеш районы суд приставлары ата-ана бурычларын үтәүдән читләшкән ананы җинаять җаваплылыгына тарттырган. Хатынга иркеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча Баш идарәсе.
52 яшьлек хатынны әхлаксыз яшәү рәвеше алып барган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Аның улын һәм кызын коррекцион мәктәп-интернатка урнаштырганнар. Ана вакыт-вакыт балалары янына килеп йөргән, әмма балигъ булмаганнарны карау өчен алимент түләмәгән. Бу вакыт эчендә ваемсыз ананың 300 мең сум күләмендә бурычы барлыкка килгән.
Фото: "Башинфом"