Бозлавык – кышын куркыныч тудырган төп әйбер. Тайгак юлда егылу бәрелүгә, имгәнүгә, кул-аяк, хәтта умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин. Бозлавыкта егылып, имгәнүләр алмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
– кышкылыкка асты резинадан яки термопласттан ясалган, үкчәсез аяк киемен сайлагыз;
– аяк киеме табанына берничә кат лейкопластырь яисә эре бөртекле наждак кәгазе ябыштырырга мөмкин;
– бозлавык юлда ашыкмый, кискен хәрәкәтләр ясамый, вак-вак адымнар белән атлагыз;
– аяклар тез яныннан бераз бөгелгән, гәүдә алгарак иелгән булсын;
– кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез. Егылганда, аларны сындыру ихтималы зур;
– таеп китеп, аркага егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш мие җәрәхәтенә китерүдән саклаячак;
әгәр егылган кеше кискен авырту кичерсә, кул-аякларын сизмәсә, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк;
–табиблар килгәнче кешене кузгатырга яисә борырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин.