+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар 2025, 06:05

Аягы батареяга кысылган...

Картәтисе белән картәнисенә коткаручылар чакыртырга туры килгән.

Аягы батареяга кысылган...Аягы батареяга кысылган...
Аягы батареяга кысылган...

Коткаручылар Уфадагы фатирларның берсендә батареяда аягы белән кысылып калган 10 яшьлек малайга ярдәмгә килгәннәр. Шәһәрнең Гражданнар яклавы идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысы тәрәзә янында басып торган һәм очраклы рәвештә генә батарея секцияләре арасына аягын тыккан, һәм кире тартып чыгара алмаган.

Аның картәнисе  белән картәтисе кысылып калган табанын үзләре чыгарырга тырышып караган, ләкин берничек тә килеп чыкмаган. Ярдәм сорап алар ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре берничә минут эчендә малайның аягын “тоткыннан” азат иткән.

Бала зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

 

Фото:УГЗ по Уфе

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас