+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 гыйнвар 2025, 11:25

300 мең сумга... айфон!

Башкортстанда студент кызны төп башына утыртканнар.

300 мең сумга... айфон!300 мең сумга... айфон!
300 мең сумга... айфон!

Башкорт дәүләт медицина университетында укучы студент кыз мошенниклар хәйләсенә эләккән. Бу хакта "Мошки" телеграм каналы хәбәр итә.

"Телеграм"дагы төркемнәрнең берсендә аңа администратордан айфон 15 про Макс отуы турында хәбәр килгән.

Башта аны студентны гаджетны китерү чыгымнары өчен 6500 сум акча күчерергә күндерәләр. Аннары тагын да күбрәк акча күчерттерәләр: страховка, телефонны сертификацияләү, таможня, лицензия, халыкара сертификат һәм башкалар өчен, кыскасы, алыр акчалар беткәнче.

Шул рәвешле, "бүләк" өчен күчерелгән акча суммасы 300 мең сумнан артып киткән. Рәсми кибеттә айфонны күпкә очсызрак хакка сатып алырга мөмкин булыр иде.

Исегездә тотыгыз, әгәр бүләк өчен сездән акча таләп итәләр икән, димәк, сезне алдыйлар.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас