+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 гыйнвар 2025, 06:20

Баланың өстенә боз килеп төшкән

Әлеге очракны прокуратура тикшерә.

Баланың өстенә боз килеп төшкәнБаланың өстенә боз килеп төшкән
Баланың өстенә боз килеп төшкән

Русия Тикшерү комитетының Уфа шәһәре Октябрь районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Сипайлово бистәсендә баланың имгәнү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Шушы көннәрдә Сипайловоның Академик Королев урамындагы кибет түбәсеннән үсмер өстенә боз төшкән. Домофон камерасы укучы баланың алмаш аяк киеме салынган капчык белән бозга бәргән вакытын теркәгән. Бәрелүдән боз җимерелеп төшеп, баланың аягына тигән, рюкзагы ертылган. Бу хакта “Честный репортаж” телеграм-каналы хәбәр итә, ә тиздән булган хәл белән прокуратура кызыксынган.

Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфаның Октябрь районы прокуратурасы кибет җитәкчелегенең түбәне һәм аның тирәсендәге территорияне кардан һәм боздан тиешенчә чистартуына бәя бирәчәк.

 

Фото: видеодан скриншот

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас