Краснокама районының Раздолье поселогы янында бүген 10 пассажиры һәм кондукторы белән “ПАЗ” автобусы ауган. Автобус Нефтекама-Карман маршруты буенча юлга чыккан була. Ике пассажирга медицина ярдәме кирәк булган. “ПАЗ”ның ни сәбәпле кюветка очканы әлегә билгеле түгел, һәлакәт урынында юл полициясе эшли. Ашыгыч ярдәм килеп җиткән, җәрәхәтләнгән кешеләрне Нефтекама дәваханәсенә алып киткәннәр. Калган пассажирларны билгеләнгән урынга башка автобус алып киткән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсендә.
Пассажир транспорты белән юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча тикшерүне Башкортстан Прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты башлап җибәргән.
Фото:Следком по РБ