Дәүләкән районының Мәкәш авылында туып үскән 1982 елгы Айназ Әхмәтовның үз баласына 900 мең сумнан артык бурычы бар. Алимент түләмәгән өчен суд приставлары ирне эзләүгә игълан иткән.
" А.М. Әхмәтов суд приставлары хезмәтенә килмәү сәбәпле, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урыны буенча билгеләнмәгән, Русия ГУФССП башлангычы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән, — дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә. — Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысына да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә: 8 (347) 273-56-40, 8 (34768) 3-01-95 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз “.
Фото: ГУФССП России по РБ, Vk