Таныклыксыз һәм теркәлмәгән “ВАЗ” автомобиле белән идарә итүче үсмерне Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тоткарлаган. Ведомство мәгълүматлары буенча, 25 гыйнварда полиция хезмәткәрләре 1 Май урамында номеры булмаган машинаны күреп калганнар. Тикшерү вакытында ачыкланганча, руль артында үсмер булган, ә автомобиль билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән.
Машина йөртү таныклыгы булмаган үсмергә протоколлар төзегәннәр. Автомобильне махсус тукталышка урнаштырганнар. Аның әти-әнисенә карата балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ эш кузгату мәсьәләсе карала. Материаллар шулай ук тикшерү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылачак.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре