+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
28 гыйнвар 2025, 07:50

Өйдә ике апасы көтә

Башкала табиблары әни кешенең һәм аның сабыеның гомерен саклап калган.

Өйдә ике апасы көтәӨйдә ике апасы көтә
Өйдә ике апасы көтә

Республика кардиоүзәге һәм Республика перинаталь үзәге табиблары әни кешенең гомерен саклап калган һәм аның нарасыена дөньяга килергә ярдәм иткәннәр. Бу хакта телеграм каналда сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язды.

 Йөкле хатынның тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән, күкрәк читлегендә көчле авыртулар барлыкка килгән, тын кысылу торып басарга мөмкинлек бирмәгән. Ул Салават шәһәр дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар эхокардиография ярдәмендә пациентның йөрәген кысып торган перикард куышлыгында шактый күләмдә сыеклык барлыгын ачыклаган. Авырлы хатынны санитария авиациясе белән Уфага китергәннәр. Башкала табиблары хәлнең әни кеше өчен дә, сабые өчен дә куркыныч булуын билгели.

“Консилиумда перинаталь һәм кардиология үзәкләре белгечләре ашыгыч операция уздырырга карар кыла. Башта кардиохирурглар хатынның күкрәк читлегендә зур булмаган кисем ясап, йөрәк куышлыгындагы сыеклыкны алганнар. Ә сәгать ярымнан соң перинаталь үзәк табиблары ярдәме белән 750 грамм авырлыктагы бала дөньяга килгән", - дип хәбәр итте министр.

Хәзер хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, бала Республика перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә. Өйдә аны түземсезләнеп әти-әнисе һәм ике апасы көтә.

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас