Башкортстанда инвалид кызны сукбай эт тешләгән. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның августында Бәләбәй районында 14 яшьлек кызга сукбай эт һөҗүм иткән, аның уң як ботын тешләгән. Шул вакыйгадан соң җирле үзидарә органы хуҗасыз хайваннарны тотуны оештыру буенча чаралар күрмәгән, закон таләпләрен үтәмәгән.
"Прокуратура муниципалитет башлыгы адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерүне таләп итүче күрсәтмә кертте. Моннан тыш, прокуратура суд тәртибендә җирле үзидарә органын зыян күрүчегә 30 мең сум түләргә мәҗбүр итте", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Суд карарын үтәү күзәтчелек ведомствосы контролендә.
Автор фотосы.