+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2025, 14:25

Бала исемен үзгәртә алырмы?

Дәүләт думасында балаларга үз исемнәрен үзгәртергә рөхсәт итәргә уйлыйлар.

Бала исемен үзгәртә алырмы?Бала исемен үзгәртә алырмы?
Бала исемен үзгәртә алырмы?

Дәүләт думасы депутатлары балигъ булмаган балаларга буллингтан котылу өчен исемнәрен үзгәртергә рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Мондый башлангыч белән “Новые люди” партиясендә чыгыш ясаганнар. Бу хакта парламентның түбән палатасы вице-спикеры Владислав Даванков хәбәр итә.

Даванков белдерүенчә, башлангычны депутатлар хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган. Бу башлангыч балалар арасында буллинг дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк, дип  ассызыклый ул.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта ата-аналар еш кына балаларына экзотик исемнәр куша, бу еш кына соңыннан үсмерләр арасында мыскыллауга китерә. Буллинг аркасында экзотик исемле балалар бик нык борчыла яки мәктәпкә йөрүдән баш тарта, ди ул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт думасына балалар һәм яшьләр арасында буллинг профилактикасына юнәлтелгән закон проектын кертергә планлаштыралар. Моннан тыш, мәктәп буллерларын һәм аларның ата-аналарын төзәтү курсларына җибәрергә тәкъдим ителгән документ эшләнгән.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас