+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2025, 10:45

Машина тукталышка килеп чәпәлгән...

Уфада 11 яшьлек малайны ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

Машина тукталышка килеп чәпәлгән...Машина тукталышка килеп чәпәлгән...
Машина тукталышка килеп чәпәлгән...

Башкаланың “Госцирк” тукталышында машина 11 яшьлек малайны бәрдергән һәм павильонга бәрелә. Уфаның Дәүләт автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә “Лада Калина” автомобиле руле артындагы 50 яшьлек водитель, Октябрь проспекты буенча барганда, идарә итүне башкара алмаган һәм тукталышта торган “НефАЗ” автобусына бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машинаны тукталышка китереп бәрә, анда ул 11 яшьлек малайны бәрдерә һәм тукталыш павильонын җимерә. Автобусның 51нче маршрут буенча хәрәкәт итүе билгеле.

Имгәнгән баланы ашыгыч медицина ярдәме машинасында дәваханәгә китергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте буенча административ тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр ведомствода. Авария урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

 

Фото: Уфаның Дәүләт автоинспекция матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас