Уфада мәктәп укучысы мошенниклар тозагына эләгә һәм әнисенең картасын бушата. Балалар поликлиникасының регистратурасында эшләүче ана ялгызы гына 12 яшьлек кызын үстерә. Бервакыт, хатын кичке аш әзерләгәндә, телефонда утырган кыз Roblox уен платформасына кергән. Ниндидер уенчы аңа, әгәр ул гади биремнәрне үтәсә, бушлай робакслар (уен валютасы) бирәчәге турында әйткән. Моның өчен аңа әнисенең телефонын алырга, банк кушымтасына керергә һәм шәхси кодларны хәбәр итеп, билгеле бер “төймәләргә” басарга. Шулай итеп гаилә 394 мең сум акчасын югалткан.
Автор фотосы.