+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2025, 04:30

Оегына ут капкан...

12 яшьлек малай радиоалгыч ремонтлап утырган.

Оегына ут капкан...Оегына ут капкан...
Оегына ут капкан...

Чишмәдә яшәүче 12 яшьлек малай радиоалгычны ремонтлаган вакытта аяк табанын пешергән. Эш вакытында ул йозакларны эретүче сыекчаны идәнгә агызган һәм шуңа оегы белән баскан.  Зажигалка белән электр чыбыгын эретеп утырганда малайның оегына ут капкан.  Үзеннән өлкәнрәк абыйсы шунда ук йөгереп килеп, сүндергән, әмма энесе 1-2 дәрәҗә пешү алырга өлгергән.

Әти-әниләр, балаларга хәвефле сыекчалар, электр үткәргечләр, тиз янып китүче әйберләр белән эш иткәндә сак булырга кирәклеген аңлатыгыз.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас