Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 гыйнвар , 13:20

Кыз баланың тәмам котын алган

20 яшьлек егет Уфада яшәүче үсмер кызны куркыныч адымга этәрә язган.  

Кыз баланың тәмам котын алган
Кыз баланың тәмам котын алган

Новгород өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек егет Уфадагы 16 яшьлекне кызны үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерә язган.

Уфа кызы белән Новгород егете онлайн-уен вакытында ачуланышкан. Егет кызны Интернетта эзәрлекләү оештырган. 2024 елның апреленнән ноябренә кадәр ул аңа үз-үзенә кул салырга чакырып смс-хатлар җибәргән. Алай гына да түгел, кызның фейк аккаунтын булдырып, аның танышларына һәм туганнарына хайваннарны җәзалау, интим сурәтләр һәм үтерү белән янау кебек видеолар җибәргән. Шулай ук кыз исеменнән биналарга мина куелу турында ялган хәбәрләр җибәргән. Соңрак ул Уфада кыз турында тискәре мәгълүмат белән листовкалар ябыштыруны оештыра.

Җинаятьчене тоткарлаганнар, Башкортстанга китергәннәр һәм сак астына алдылар. Аңа гаепләү белдерелгән.

 

Фото: МВД по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: