Учалыда 13 яшьлек кыз Әфган сугышы ветераннары һәйкәлләренә төкергән. Үз гамәлен ул камерага төшергән һәм видео социаль челтәрләргә таралды. Хәзер кызның мемориалны мәсхәрә итүе өчен әти-әнисе җавап бирәчәк.
Полиция хезмәткәрләре хокук бозучы мәктәп укучысының кем булуын ачыклаган. Кыз әти-әнисе белән бергә полиция бүлегенә чакырылган. Шулай ук әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кылынган җинаять шартларын, шулай ук аны башкаруга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре комплексы оештырылды”, — дип белдерделәр ведомствода.
Әти-әниләр, хәрби дан символларын мәсхәрәләү, Ватанны саклаучылар истәлеген хурлау – зур җинаять. Балаларыгызга бу хакта аңлатыгыз!
Фото: газета "Ветеран Башкортостана"