Пермь краеның Көңгер шәһәрендә ким дигәндә 30 кеше агуланган, алар барысы да табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар арасында 13 бала да бар, дип яза “КП-Пермь”басмасы.
Зыян күрүчеләр “Shaurma Kosmos” павильонында шаурма сатып алган була.
Басма мәгълүматы буенча, ун кеше дәваханәгә озатылган, алар арасында 13 һәм 15 яшьлек үсмерләр дә бар. Калганнарын табиблар ярдәм күрсәткәннән соң, өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Край “Роспотребнадзор”ы кафеның эшен туктаткан.
Тикшерү Комитеты “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү”мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Әлегә агуланган шәһәр халкының төгәл саны ачыклана.
Фото: deti.mail.ru/