Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль , 16:10

Биш бертуган гаилә җылысы эзли

Язмыш җилләре кагылган балаларга әти-әни җылысы тоярга язсын!

Биш бертуган гаилә җылысы эзли
Биш бертуган гаилә җылысы эзли

Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Иң өлкәне — 14 яшьлек Алексей. Романга — 12, Виллиалетага —11, Машага —10 һәм Максимга 6 яшь. Бертуганнар бик дус һәм бер-берсеннән аерылмый торган балалар. Алар һәрвакыт бергә уйныйлар, бер-берсенә дәрестә булышалар һәм кече энеләрен бик кайгырталар.

Өлкән яшьтәгеләре карате, йога белән бик теләп шөгыльләнә һәм бассейнда йөзәргә ярата, шулай ук барысы да үзәк чараларында актив катнаша.

Бертуганнар балалар яратучы һәм аларны кайгыртучы әти-әни, гаилә табарга хыяллана, алар анда бергә яшәргә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә тели.

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый. Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: