-7 °С
Болытлы
Уфада ике яшьлек малай диванга кысылып калган. Хәтта коткаручылар чакыртырга туры килгән. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл малайның әнисе диванны җәйгән вакытта булган. Янәшәдә генә уйнап йөргән сабый аңа менәргә була.
Бала диванның арткы өлеше белән корпусы арасына егылып төшә һәм кысылып кала. Хатын улын аннан үзе тартып чыгарырга тырышып караган, ләкин берничек тә булдыра алмый. Коткаручылар йомшак мебельнең арткы өлешен салдырып, куркуыннан елап беткән сабыйны азат иткәннәр.
Фото: УГЗ г. Уфы