Балалар бакчасындагы һәр төркемдә диярлек үзен агрессив тотучы сабыйны очратырга була. Ул тик торганнан башкаларны этеп җибәрә, китереп суга, битен тырнап ала яисә чеметә. Сәбәбе нидә соң?
Психологлар ассызыклавынча, агрессия түбәндәге очракларда барлыкка килергә мөмкин:
Баланың күңелендә курку, борчылу, нәрсәнедер кабул итмәү тойгысы булганда ул юлдагы киртәләрне сугу, ачу белдерү, агрессия күрсәтү аша җиңәргә тырыша.
Бала эмоциональ тынычлык табу өчен башка барлык мөмкинлекләрне дә сынап бетергәч, соңгы чара буларак агрессиягә бара;
Бала өлкәннәр үрнәгендә агрессив эш итә, еш кына әти-әниләренең яисә мультфильм, киногеройларның үз-үзләрен тотышын кабатлый.
Шулай ук агрессивлык күренешенә биологик факторлар да йогынты ясый: нерв системасы үзенчәлекләре, нәселдәнлек, биохимик факторлар.
Автор фотосы.