Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 февраль , 12:05

Балалар кулдан ясалган граната шартлаткан

Хәзер үзләрен полиция хезмәткәрләре эзли.

Балалар кулдан ясалган граната шартлаткан
Балалар кулдан ясалган граната шартлаткан

Уфаның Кузнецов Затоны бистәсендәге чокырда балалар  кулдан ясалган граната шартлатканнар. Видеокүзәтү камерасыннан алынган язмага караганда, вакыйга 2 февраль көнне көндез булган. Биредә яшәүчеләр билгеләвенчә, шартлау бик көчле булган, барысы да курыкканнар. Кемдер моны көчле петарда дип уйласа, икенчеләре — кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, дип белдергәннәр.

Уфалылар  белдерүенчә, бу балаларны эзләп табарга  һәм аларга мондый гамәлләрнең бик куркыныч булуын аңлатырга кирәк.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында әлеге хәлгә карата мондый аңлатма бирделәр:

"Интернетны мониторинглау барышында полиция хезмәткәрләре ялкынланып кабынып китү һәм шартлау теркәлгән видеоны ачыклаган. Урынга тикшерү-оператив төркем җибәрелде, алар вакыйга урынын карады. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Интернетта урнаштырылган видеода күренүче затларны билгеләү максатыннан видеоматериалларны өйрәнә”.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: